*** Бик бәхетле идек ,әйе,бик бәхетле... ***
Гомерләр бирелгән бүләккә
Ә тормышлар ул- зур сынау.
Күңелләрем яшь баланыкы күк
Чәчләремә төшкән ак кырау...
Совет чорларында туганбыз без.
Бик бәхетле булган балачак.
Пионерга кердек, комсомол да булдык
Коммунизмга атлап барган чак...
Бик бәхетле идек шул чагында
Бик бәхетле сабый чакларда.
Кайтыр идем балачагым сиңа
Кайдан гына билет алырга?
Балачакның гүзәл мизгелләрен
Искә алам сагнып кайчакта.
Күз алдына килә тәгәрәп пешкән
Корымга баткан бәрәңге учакта.
Ашауларны онытып торып,
Чаба идек тизрәк урамга.
Кара ипи өсләренә "писук"сибеп,
Утырып ашый идек бурага.
Бик бәхетле идек, әйе, бик бәхетле
Маҗарасыз көннәр узмаган.
Көтүләрдән сыер каршы алам, диеп
Вакытларны он(ы)тып уйнаган...
Бәбка саклауларны сәбәп итеп
Чыгып чаба идек болынга.
Су буенда уйнап, куллар "чебиләгән",
Томау төшеп беткән борынга...
Хатирәләр, истәлекле кызык еллар...
Кайтаваздай яңгырый балачак.
Бик бәхетле идек, әйе, бик бәхетле
Кабанланмас садә-гүзәл чак!( Ризидә Шутова 17.03.23)